Татарстанда бушлай юридик ярдәмне мобиль кушымта аша алып була. Бу хакта Татарстан Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Татарстан Республикасында яшәүче картасы” мобиль кушымтасында “Юридик ярдәм” хезмәте булдырылды. Аның аша бушлай юридик ярдәм турында мәгълүмат табарга һәм электрон рәвештә Дәүләт юридик бюросына мөрәҗәгать итәргә мөмкин”, – диелә хәбәрдә.
Татарстан юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик аңлатканча, биредә “Тормыш хәлләре” бүлеге алты өлешкә бүленгән. “Шул исәптән, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына кагылышлы мәгълүмат та бар. Бәлки, әнә шул мәгълүмат белән танышып чыгу да җитәр. Юк икән, һәрвакыт белгечләргә мөрәҗәгать итәргә була”, – дигән ул.
Яңа хезмәт эшли башлаганнан бирле 100 гә якын кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән инде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез