Конкурс лауреатларын һәм җиңүчеләрен Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева котладылар.
«Минем остазларым» проекты «Бердәм Россия хатын-кызлар хәрәкәте» партия проекты кысаларында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла һәм ул остазлык институтын үстерүгә һәм Татарстан яшьләренең потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Казан, Кукмара, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Бөгелмә, Зәй, Алабуга, Баулы, шулай ук Яңа Чишмә һәм Балык Бистәсе районнарыннан катнашучылар берничә ай дәвамында социаль әһәмияткә ия проектлар өстендә эшләделәр. Конкурс эшләре эксперт комиссиясе тарафыннан «Социаль җаваплылык һәм буыннар дәвамчанлыгы», «Яшьләр өчен социаль лифтлар һәм остазлык», «Сәламәт яшәү рәвеше һәм психологик иминлек», «Патриотик тәрбия һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм» номинацияләре буенча бәяләнде.
«Социаль җаваплылык һәм буыннар дәвамчанлыгы» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләп, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, остазлык институтына бүген ихтыяҗ аеруча зур. «Бу конкурсны оештырган һәм анда катнашкан барлык кешеләргә зур рәхмәт. Элек «остаз» сүзе «укытучы, ярдәмче» дигәнне аңлата иде, – дип басым ясады Юрий Камалтынов. – Кызганычка каршы, хәзерге тормышның киеренкелеге яшьләрнең еш кына үз-үзенә бикләнүенә китерде. Һәм авыр минутларда ничек дөрес эш итәргә кирәклеген әйтеп бирә алган кеше да янәшәдә һәрвакытта да булмый. Бу яктан караганда остазлык хәрәкәте бик мөһим. Тормыш динамикалы. Бүгенге яшь кешеләрнең өчтән икесе әле булмаган белгечлекләр буенча эшләячәк. Бу яктан караганда, без аларга ниндидер һөнәри-җитештерү күнекмәләрен бирә алмаячакбыз. Әмма безнең өчен яшьләргә җаваплылык, туганнарыбызга, якыннарыбызга, республикабызга, илебезгә мәхәббәт, тирә-юньдәге хәлләргә битараф булмау, эмпатия хисләрен җиткерү мөһим. Мөгаен, остазларның төп бурычы шундадыр».
«Минем остазларым» федераль проекты 2026 елның февралендә башланды һәм бүген Россиянең 65 төбәген берләштерә. «Наставник.рф» сайтында Татарстаннан 72 остаз теркәлгән, алар 231 «Остаз – өйрәнчек» парын формалаштырган. Конкурска 40 эш кергән.
«Остазлык институты – модалы тренд кына түгел, ә җәмгыять, икътисад һәм аерым шәхес үсеше өчен стратегик ресурс. Аның төп максаты – көчле, компетентлы һәм җаваплы җәмгыять булдыру өчен буыннар арасында белем, тәҗрибә һәм кыйммәтләр тапшыруны тәэмин итү, – дип мөрәҗәгать итте конкурста катнашучыларга Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова. – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында буыннар элемтәсен саклауның мөһимлеген ассызыклады».
«Яшьләр өчен социаль лифтлар һәм остазлык» номинациясендә җиңүчеләрне «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева бүләкләде. «Проект «Бердәм Россия хатын-кызлар хәрәкәте» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. «Минем остазларым» проекты – аның бер юнәлеше. Боларның барысында үзләренең йомшак көче белән иң яхшы инициативаларны берләштерүче һәм аларны тормышка ашыручы хатын-кызларыбыз катнаша. Беренче чиратта, бу проектлар социаль нәтиҗәгә китерә, яшьләргә алга барырга, ә өлкәннәргә үз тәҗрибәләрен кулланырга мөмкинлек бирә», – дип ассызыклады Алсу Нәбиева.
Конкурста катнашучыларга Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева мөрәҗәгать итте. Проектта ул студент Дмитрий Гордиенкога остаз буларак катнаша. «Без бер-беребездән, шул исәптән яшьләрдән дә өйрәнәбез. Бездә талантлы яшьләр бик күп. Безнең бурыч – аларга һәрьяклап ярдәм итү, чөнки иртәгә без бүгенгедән күп тапкырлар яхшырак яшәргә тиеш», – диде парламентарий.
«Патриотик тәрбия һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм» номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләрне Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова һәм Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов тапшырдылар.
«Остазларның роле, бигрәк тә патриотик проектларда, чыннан да бик мөһим. Алар үз белемнәрен тапшырып кына калмыйча, яшьләргә илебезнең тарихы, кыйммәтләре белән бәйләнешен тоярга ярдәм итә. Патриот – ул үз илен сүздә генә яратучы кеше түгел, ә үз мәхәббәтен конкрет эшләр белән дә исбатлый торган кеше. Бүген без илебез һәм республикабыз файдасына проектларны гамәлгә ашыручы кешеләрне күрәбез», – дип билгеләп үтте Ринат Фазылов һәм катнашучыларга яңа идеяләр һәм проектларны гамәлгә ашыруда уңышлар теләде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез