Быел “Алтын каләм” үсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленә 356 гариза килгән. Оештыручылар сүзләренә караганда, фестиваль тарихында бу – рекордлы сан. Фестиваль турында “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова сөйләвенчә, килгән гаризалар арасыннан фестивальдә катнашу өчен җәмгысе 106сы сайлап алынган. Катнашучылар арасында иң популяр юнәлешләр – “Телевидение һәм блогинг”, “Рус телендәге басма матбугат” һәм “Фотожурналистика”.
Татарстан Дәүләт Советы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе, фестивальнең “әнисе” Римма Ратникова сүзләренә караганда, “Алтын каләм” инде 30 еллап Татарстан журналистикасының кадрлар резервын тулыландыра. “2000 нче еллар башында татар журналистикасы бүлегендә укырга теләүчеләр бөтенләй юк иде. Шуннан соң кызыксыну артты, укырга керергә теләүчеләр күбәйде. Хәзер инде бюджет урынга эләгү җиңелләрдән түгел. Миңа калса, монда фестивальнең роле бик зур”, – дип сөйләде ул.
Билгеле булганча, фестивальдә гран-прига лаек дип табылучылар КФУда журналистика юнәлешендә бушлай уку мөмкинлегенә ия булачак. Шулай ук инде икенче мәртәбә “Алтын каләм”дә студентлар медиаүзәкләре катнаша ала. Җиңгән командага 1 млн сум күләмендәге сертификат тапшырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез