Газетага язылу

Быел «Авыл укытучысы» программасын гамәлгә ашыруга 1,1 миллиард сум акча бүленәчәк

2026 елда «Авыл укытучысы» программасына 1,1 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов шулай дип белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ» Россия Хөкүмәте матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Чернышенко билгеләп үткәнчә, быел программага урыннар һәм акчалар саны ике тапкырга арткан.

«Белем алуда тигез мөмкинлекләр тәэмин итү һәм укытучыларны кече шәһәрләргә, авылларга җәлеп итү өчен «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында «Авыл укытучысы» федераль программасы гамәлгә ашырыла. 2025 елда үткәрелгән конкурс нигезендә сайлау нәтиҗәләре буенча барлык вакансияләр дә тулды, федераль бюджеттан бу максатларга 600 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде. Агымдагы елда урыннар саны һәм программага бүленгән акча күләме ике тапкыр (1 216 вакансия һәм 1,18 миллиард сум», – дип билгеләп үтте вице-премьер.

Узган елда программа кысаларында илнең 80 субъектында 599 вакантлы позиция ачылган. 260 авыл укытучысы 1 сентябрьдән үз хезмәт вазифаларына керешкән.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикабызда 2025 елда «Авыл укытучысы» программасы буенча сайлап алу конкурсында җиңгән 12 белгечкә компенсация түләнгән.

«Авыл укытучысы» федераль программасының максаты - авыл җирендә, эшчеләр бистәсендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә яки халкы 50 меңгә тулмаган шәһәрләрдә, шулай ук ябык административ-территориаль берәмлекләрдә, халык санына карамастан, мәгариф оешмаларын педагоглар белән тәэмин итү. Программа 2020 елдан «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре