Республикада барлыгы 1894 бакча эшли. Анда 185 меңнән артык бала тәрбияләнә. Шуның 32 меңе – ясле төркемнәренә йөрүчеләр. Ел башындагы мәгълүматларга караганда, балаларның барысына да бакчаларда урыннар җитә. Әлеге күрсәткечне саклау өчен быел тагын яңа бакчалар төзеләчәк. Әйтик, Питрәч, Яшел Үзән, Алабуга районнарында өстәмә 820 урын булдырмакчылар.
Быел 12 бакчага капиталь ремонт ясалачак. «Мәгариф үсеше» федераль программасы буенча тагын 6 бакча төзекләндерелеп, җиһазлар белән баетылачак.
«ВТ» хәбәрчесе яше тулмаган нәниләрне бакчага бирү турында да кызыксынды.
– Татарстанда ясле төркемнәренә йөрүчеләр саны арта бара. Мәсәлән, Яшел Үзәннең 27 нче, Түбән Каманың 17 нче, Алабуганың 28 нче бакчасында нәниләрне 6 айдан ук кабул итә башлыйлар. Бакчалардагы 3 мең төркемгә 1 дән 2 яшькә кадәр балалар йөри. Яңа уку елында 3 яшькә кадәрге балалар барысы да урыннар белән тәэмин ителгән. Быел да шулай сакланачак. Заманча шартлар сабыйларны бакчага җайлы гына ияләшергә ярдәм итә, – ди республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Министр Мәктәпкәчә белем бирү елының әлеге өлкәне үстерү мөмкинлеге бирүен билгеләп узды. «Алдынгы төбәкләрнең берсе буларак, республика бакчаларның матди ягын яхшырту өчен өстәмә ярдәм алачак. Татарстан быел да моңа кадәр булган тәҗрибәгә таяначак», – диде ул.
Илсур Һадиуллин ел йомгакларына багышланган чарада республикада моңа кадәр башкарылган эшләр белән дә таныштырды.
– 2024 елдан илдә сабыйларын бакчага йөртүче әти-әниләр өчен белем бирү программасы эшли башлады. Узган ел әлеге исемлеккә Татарстан да кушылды. 2019 елдан бакчалар «Заманча мәктәп» федераль проектында катнаша. Шушы вакыт эчендә әти-әниләр һәм сабыйлар өчен психологик-педагогик ярдәм күрсәтү буенча 42 үзәк булдырылды. Татар теле тәрбиячеләре ел саен «Иң яхшы тәрбияче» бөтенроссия бәйгесендә белемен сыный. Узган ел Менделеевск шәһәреннән Айгөл Корбанова иң яхшы 15 тәрбияче арасына керде, – диде ул.
Аның әйтүенчә, Татарстан Рәисе йөкләмәсе буенча республикадагы 500 бакча «Беренчеләр хәрәкәте»нең тәҗрибә проектында уңышлы катнаша. Кечкенәдән һөнәргә өйрәтү өчен «Яшь оста» чемпионаты бар. «Иң яхшы билингваль бакча» гранты тормышка ашырыла. Барлыгы 238 бакча 500 әр мең сум акча отты. Узган ел «Безнең яңа тәрбияче» гранты булдырылды. Җиңүгә ирешкән 300 тәрбияче 120 шәр мең сум акча алачак. Быел гамәлгә кергән «Укытучыга торак өчен сертификат» программасында тәрбиячеләр дә яшәү шартларын яхшыртырга мөмкин. Алар 1 миллион сумлык грант ота ала.
Әти-әниләрне сөендерерлек яңалык та бар. Владимир Путин әниләр декрет ялыннан иртәрәк чыга алсын һәм балаларын бакчага барып алырга соңга калам, дип борчылмасын өчен, бакчаларда эш сәгатен озынайтырга кушты. Бүген күпчелек бакчалар кичке сәгать 6–7 гә кадәр эшли. Билгеле, вакыты нигездә әти-әниләрнең теләге белән билгеләнә. Бүген бакчалары кичке 8–9 га кадәр эшли торган төбәкләр дә бар икән инде. Мәскәүдә, Түбән Новгород өлкәсендә, Мордовиядә әнә шундый озынайтылган төркемнәр булдырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез