Балалар катнашында булган 358 һәлакәттә 14 бала үлгән. 381е имгәнгән. Балалар арасында үлем очраклары узган ел белән чагыштырганда арткан. Бу хакта матбугат конференциясендә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рөстәм Гарипов сөйләде.
– Соңгы ике елда пассажир балалар катнашында аварияләр саны арту борчу тудыра. Үткән елда үлгән 15 баланың 13е пассажир булган. Быел исә юлда гомере өзелгән 14 баланың 13е пассажир, – дип билгеләп үтте Рөстәм Гарипов.
Җәяүле балалар катнашындагы аварияләр саны да кимү ягында түгел. Быел шундый 135 авария теркәлгән. 138 бала төрле имгәнүләр алган.
– Эшкә, укуга ашыккан вакытта кешеләр юлны тиеш булмаган урыннарда йөгереп чыга. Алар юл йөрү кагыйдәләрен бозулары хакында һәм үз гомерләрен куркыныч астына куюлары турында уйлап та карамый. Светофор булган урыннарда да юлны кичкәндә башта автомобильләрнең туктап бетүенә инанырга, шуннан гына чыгара кирәк. Өлкәннәр үз мисалларында балаларга юл кагыйдәләрен бозарга яраганлыгын күрсәтә. Балалар исә бары тик безнең арттан кабатлый гына, – диде Рөстәм Гарипов.
Дәүләт автоинспекциясе башлыгы шулай ук мототранспортта йөрүче балалар катнашындагы аварияләргә дә тукталды. Тугыз ай эчендә татарстанда 20 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бер бала үлгән, 19ы төрле тән яралары алган. Үлемгә китергән аварияләр Бөгелмә һәм Биектау районнарында теркәлгән.
– Балаларга питбайкларны ата-аналары үзләре алып бирә. Идарә итү хокукы булмаганнарга рульне тапшырган өчен 30 мең сум күләмендә штраф яный. Җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкиннәр. Татарстанда ата-аналарны җаваплылыкка тарту очраклары бар инде. Монда сүз Кайбыч һәм Нурлат районнарында булган очраклар турында бара, – дип ассызыклады Рөстәм Гарипов.
Исегезгә төшерәбез, Нурлат районында әни кеше 16 яшьлек улына мотоцикл сатып ала. Үсмер юл-транспорт һәлакәтенә юлыга. Хатын-кызга 55 мең күләмендә штраф түләргә туры килә.
Рөстәм Гарипов сөйләвенчә, профилактик чаралар даими алып барыла. Быел үсмерләргә карата юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 1711 административ эш ачылган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
-Алда безне көзгә каникуллар көтә. Балалар белән тагын бер кат юл-йөрү кагыйдәләре хакында сөйләшергә, аңлатырга кирәк. Барысы да безнең кулларда, -диде Рөстәм Гарипов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез