Быел Балтачта хөкүмәт программалары ярдәмендә шундый алты йорт төзелә

"Хөкүмәт программалары безнеке кебек авыл хуҗалыгы районнары бәхетенә булды",- дип кабатларга ярата Балтач районы җитәкчеләре. Бу сүзләрдә хаклык зур.

Ел саен өч дистәгә якын программада катнашуларының нәтиҗәләре күз алдында шул. Яңа төзелгән социаль объектлар, капиталь ремонт ясалган күпкатлы йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, модульле ФАПлар, спорт һәм уен мәйданчыклары... - болар барысы да авылларны яшәтү, саклап калу өчен күрелгән мөһим чаралар. Авыл кешеләре дә бу программаларның үзләренә файдалы булганнарыннан файдаланырга тырыша. "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" программасы нигезендә, мәсәлән, соңгы елларда социаль найм килешүе буенча йортлар төзелеше популярлаша бара. Быел шундый алты йорт төзелә. Аларның авылларда булуы, гариза бирүчеләрнең артуы өметле фал, диләр. Район җитәкчеләре әлеге төзелешләрне даими контрольдә тота.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре