«Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова проектның барлыкка килү тарихы һәм быелгы үзенчәлекләре турында сөйләде.
Проектның тамырлары 2021 елның көзендә Кабан күле буенда узган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чараларына барып тоташа. Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, бию хәрәкәтләре аша телне өйрәтү идеясе нәкъ менә шунда туган.
«Мин шунда «Хәрәкәттә-бәрәкәт»не җәй көне генә түгел, ә мәктәпләрдә дә дәвам итеп буладыр, дип уйладым. Әлеге идея белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов янына килгәч, ул сөйләм телен дә кертергә кирәклеген билгеләде. Шулай итеп, сентябрьдән ике юнәлешне мәктәпләргә керттек, педагогларны җибәрдек», – диде ул.
Проектның фестиваль форматына күчүенә 180нче мәктәп педагогы, хәзерге вакытта проектның режиссеры Алия Фәйзрахманова сәбәпче була. Ул башкарылган эшнең нәтиҗәсе буларак зур концерт оештыра. Киләсе елны әлеге проектның «Гәүһәр» исеме белән үткәрелә һәм аның гимны барлыкка килә.
«Фестиваль 2 елны да «Чулпан» мәдәният йортында узды. Ләкин узган елны без балаларның «Чулпан»га сыймавын аңладык, чөнки финалга 500 бала уза. Шуңа күрә без хәзер «Сәйдәш» концертлар залына күчтек», – диде Гүзәл Сәгыйтова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез