Быел Яшьләр эшләре министрлыгы зур социологик тикшеренү уздырачак

Быел Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы социологик тикшеренүләр үткәрәчәк. Шуның нигезендә 2030 елга кадәр вакыт аралыгын колачлый торган яшьләр стратегиясе эшләнәчәк. Бу хакта Министрлык коллегиясендә Ринат Садыйков хәбәр итте.

Яшьләр эшләре министры сүзләренә караганда, алдагы биш елга яңа стратегия булдыру - мөһим бурычларның берсе.

- Стратегиянең төп максаты - яшьләрнең тормыш сыйфатын яхшырту. Моның өчен барлык министрларның, шәһәр һәм район башлыкларының, югары уку йортлары ректорларының, урта махсус уку йортлары җитәкчеләренең, предприятиеләрнең һәм башка җаваплы затларның катнашуы мөһим. Быел без яшьләрнең социаль халәтен ачыклау өчен тикшеренүләр уздырачакбыз. Стратегия шуның нигезендә эшләнәчәк, - диде Садыйков.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре