Быел иң күп үзгәрешләр тарих сынавына кертелгән

БДИда иң зур үзгәрешләр тарих фәненә кагылачак. Биремнәрнең 20 проценты Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына бәйле булачак. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Министр белдергәнчә, тарихтан биремнәр саны 19дан 21гә кадәр арттырылган. Тарихтан имтихан вакыты ярты сәгатькә озынайган, шулай итеп, ул 210 минутны тәшкил итә.
Федераль белем бирү стандартына туры китереп, башка фәннәрдән имтиханнарга да үзгәрешләр кертелгән. Бу яңа биремнәр, төрле мәгълүматларны анализлау, практик биремнәр чишү, дәлилләр китерүгә бәйле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре