«2026/2027 уку елында Фән һәм югары белем бирү министрлыгына караган вузларга керү өчен минималь БДИ баллары 6 предмет буенча арттырылды. Физика буенча минималь чик 39дан 41 баллга кадәр, информатика буенча – 44тән 46 баллга кадәр, тарих буенча – 36дан 40 баллга кадәр, чит телләр буенча – 30дан 40 баллга кадәр артты. Химия һәм биология буенча минималь күрсәткечләр 39дан 40 баллга кадәр күтәрелде», – дип санап үтә депутат. Бу хакта «Интертат» яза.
Аның сүзләренчә, әлеге баллар кабул итү кампаниясендә катнашу өчен минималь дәрәҗә булып тора һәм укуга керүне гарантияләми.
Башка гомуми белем бирү предметлары буенча вузларга кабул итүнең минималь баллары үзгәрешсез калган. Мәсәлән, рус теле һәм профильле математика буенча вузларга керү өчен минималь чик – 40 балл, җәмгыять белеме буенча – 45 балл, әдәбият һәм география буенча 40 балл тәшкил итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез