Эш барышында ишегалларында яңа тротуарлар салалар яисә искеләрен ремонтлыйлар, эскәмияләр, урналар, яктырту баганалары, балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыралар, каты коммуналь калдыклар җыю мәйданчыкларын яңарталар. Халык белән килешү буенча парковка урыннары булдырыла.
2025 елда программа буенча гомуми мәйданы 600 мең квадрат метр булган 466 ишегалды төзекләндерелде.
Казан мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, «Безнең ишегалды» программасы шәһәр мохитен яхшыртуга көчле этәргеч бирде. Ул билгеләп үткәнчә, каралган ишегалды шәһәр халкының тормышын кабул итүгә йогынты ясый, ә төзекләндергәннән соң ишегаллары кешеләр белән бик тиз тула.
Метшин агымдагы елдан соң ремонт көткән 300гә якын ишегалды калачак, дип өстәде һәм Казан – барлык ишегаллары тәртипкә китерелгән шәһәр дип әйтергә мөмкин булсын өчен эшләрне төгәлләргә кирәклеген ассызыклады.
«Безнең ишегалды» программасы 2020 елда старт алды. Алты ел эчендә Казанда 2754 йорт яңартылган, аларда 600 меңгә якын кеше яши. Бәяләүләр буенча, программа эшләтеп җибәрелгәннән бирле төзекләндерүне таләп итүче ишегалларының 79% ы ремонтланган. Агымдагы елны да исәпкә алып, бу күрсәткеч 91% ка җитәчәк. 2027 елга 301 ишегалды калачак, аны әле тәртипкә китерергә кирәк булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез