Быелгы Яңа ел төне салютларсыз гына узачак. Бу хакта Казан мэриясенең Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов журналистлар белән очрашуда хәбәр итте.
Татарстанда бу елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак, ул пиротехника куллануны тыюны да күздә тота.
Ләкин Казанда яшәүчеләр салютларны махсус урыннарда җибәрә алачак. Алар - Гаврилов урамындагы майдан, Түбән Зареченск дамбасы, Тынычлык бистәсендәге Сабан туе мәйданчыгы каршындагы автомобильләр өчен тукталыш һәм Ипподром янындагы мәйданчык.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез