Якындагы йортларда яшәүчеләр шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иткән.
Быел Казанның “Черек күл” паркында зур булмаган чаралар гына үткәреләчәк. Сәбәбе – якындагы йортларда урнашучыларның зур чаралар үткәрмәү үтенече белән мөрәҗәгать итүе. Шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе башлыгы Айгөл Латыйпова шулай дип белдергән.
Аның әйтүенчә, быел җәен паркта Казан Кремле, Skillbox онлайн-мәктәбе һәм Milmax фәнни җәмгыяте белән уртак рәвештә белем бирү юнәлешендә лекцияләр булачак. Шулай ук психологлар белән очрашулар, мәдәни чаралар узачак, LingaLike инглиз һәм төрек телләре дәресләре үткәрәчәк.
 Июль аенда паркта интеллектуаль турнир оештырылачак. Анда командалар, “Акыл көрәше”ндә катнашып, шәһәр һәм республика турында сорауларга җавап бирәчәк. Чарада катнашу өчен алдан язылып кую кирәк булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез