Беренче рейска поезд Адлердан 30 октябрьдә 22:38 сәгатьтә кузгалып китә. Ул Казанга 2 ноябрьдә 00:50 сәгатьтә килеп җитә. Татарстан башкаласыннан состав 2 ноябрьдә 14:00 сәгатьтә кузгала һәм 4 ноябрьдә 15:53 сәгатьтә Адлерда булачак.
«Алга таба ул аерым көннәрдә ел әйләнәсе йөрүен дәвам итәчәк. Юлда Саранск, Пенза, Ростов-Дон, Краснодар, Сочи һәм башка шәһәрләрдә тукталышлар каралган», – диелә хәбәрдә.
Поезд составына уңайлы купе вагоннары һәм СВ вагоннары керә. Балалы пассажирлар, хәрәкәтләнүдә кыенлыклар кичергән гражданнар һәм аларны озатып йөрүчеләр өчен урыннар бар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез