Газетага язылу

Быел кулланучылар күбрәк фитнес үзәкләреннән зыян күргән

Һәр сатып алучы, кибеткә килгәч, сыйфатлы яки легаль товар сатып алуына ышанырга тиеш. Бу эштә төп корал итеп «Честный знак» цифрлы маркировка системасын атарга була, ул товарның бөтен юлын күзәтергә мөмкинлек бирә.

Бүген товарларның 38 төре мәҗбүри маркировкаланырга тиеш һәм аларның 35 ен Роспотребнадзор күз уңында тота. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Юлия Булатова сөйләде.

Аның сүзләренчә, быел Роспотребнадзор тарафыннан меңләп кисәтү игълан ителгән. Контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча 5 мең берәмлектән артык продукция сатудан алынган. Бу – нигездә тәмәке, никотинлы продукция, кием-салым, су, сөт продукциясе.

– Маркировкаланган 2 мең берәмлеккә якын товар республика базарына кертелмәде. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзедек, алар 345 иде һәм 45 материалны без судка җибәрдек, – диде Юлия Булатова. – Моннан тыш, беренче сентябрьдән продукция әйләнешен контрольдә тотуның яңа юнәлеше барлыкка килде. Ул мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарларны сатканда хокук бозган өчен билгеләнә торган административ җаваплылыкка тарту механизмы. Барыннан да элек куллану вакыты булган социаль әһәмияткә ия продукциягә кагыла.

«Честный знак» системасына килгәндә, ул һәр кулланучыга товарның сыйфатын тикшерүдә катнашу мөмкинлеге бирә. Исегезгә төшерәбез: моның өчен «Честный знак» мобиль кушымтасын телефонга урнаштыру кирәк. Аның ярдәмендә товарны сатып алу алдыннан Data Matrix кодын сканерлау да җитә. Кушымта шунда ук теге яки бу товарның кибет киштәсендә әйләнештә булырга хокукы бармы, продуктның составы нинди, рөхсәт документлары бармы-юкмы икәнен күрсәтәчәк.  

Юлия Булатова әйтүенчә, Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе адресына тугыз ай эчендә ундүрт меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Кулланучыларның хезмәт күрсәтүчеләргә сораулары елдан-ел арта. Быел бьюти-клиникалар һәм фитнес үзәкләренең ябылуына шикаятьләр күп булган. Кулланучылар файдасына 9 миллион сумнан артык штраф түләтелгән, алар арасында зыян компенсациясе – 600 мең сум. Аерып, Ибраһимов урамындагы фитнес үзәге ябылу очрагын да атап үттеләр. Башта фитнес үзәге акчаларны кире кайтарырга вәгъдә итә, ә аннары күпмедер вакыттан соң бөтенләй элемтәгә чыгудан тукый. Хәзер кулланучылар дәгъвалары Ленинград өлкәсе судында карала.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре