Быел кышның ничек булачагын әйткәннәр

Быелгы кыш Россиянең күпчелек өлешендә узган елдагыга караганда суыграк булачак. Россия Гидрометеоүзәгенең фаразы шундый, дип яза “ТАСС”,
“Россиянең бөтен территориясендә диярлек декабрь аенда уртача температураның 2024 елдагыга караганда түбәнрәк булуы күздә тотыла.

Россия Европа өлешенең күпчелегендә, Урал һәм Себер федераль округларының үзәк, көньяк төбәкләрендә гыйнвар аеның 2025 елдагыга караганда күпкә суыграк килүе фаразлана”, –дип хәбәр иткән синоптиклар.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, ноябрь аенда Идел буе, Үзәк һәм Урал федераль округларында узган елдагыга караганда салкынрак булачак. Шул ук вакытта март аенда Россиянең күпчелек өлешендә айлык уртача температура нормадан югарырак булыр,дип күздә тотыла.

Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, бу айда республикада башлыча явым-төшемсез коры һава көтелә. Айлык уртача температураның нормага якын булачагы (Казан буенча +5,3 градус, республика буенча +4,9 градус) фаразлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре