Чаллы шәһәре матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, турнирга бөтен илдән 400дән артык көрәшче килүе көтелә. Шәһәр данын «Витязь» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклаячак.
Турнирның рәсми ачылу тантанасы 13 февральдә 11:00 сәгатьтә була.
2026 елда Муса Җәлил турнирының Чаллы шәһәрендә узачагы турында «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хәбәр иткән иде. «Безнең эш планы буенча шәһәрнең юбилей чаралары программасына Муса Җәлил турнирын уздыру да кертелгән. Киләсе елны ярышны Чаллыда уздыру планлаштырыла», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез