Быел Республика һәм Шәһәр көне ничек узачак?     

Яңа парк, өйләнешүче 45 пар, гармунчылар һәм байкерлар парады, ат чабышлары. 30 август Татарстан халкы Республика һәм Шәһәр көнен билгеләп үтәчәк. Чаралар башкаланың дистәләгән мәйданында узачак. Бәйрәм көненнән нәрсә көтәргә?                                         

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 3а0 вгустта булачак бәйрәм чараларын иң югары дәрәҗәдә оештырырга һәм программаның патриотик эчтәлегенә басым ясарга кушты. Республика һәм Шәһәр көнендә махсус хәрби операция ветераннарына, хәрбиләрнең, бигрәк тә һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына аерым игътибар биреләчәк. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төп бәйрәмдә алар республика ярдәмен тоярга тиеш.

«Быел да, алдагы еллардагы кебек үк, СВО хәрбиләренең гаиләләренә аерым игътибар бирәчәкбез, аларны төп бәйрәм чараларына чакырачакбыз», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. Республика көнендә Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин да катнашачак. Ике ел элек ул хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы өчен «Алтын йолдыз» медале белән бүләкләнгән иде.

Нәрсә? Кайда? Кайчан?  

Бәйрәмнең мәдәни программасына килгәндә, ул шактый бай. Билгеле, бөтен республикада узачак чараларның барысын да санап бетерү мөмкин түгел. Шуңа без башкаладагы төп чараларны барларга булдык.

Бәйрәм, елдагыча, Казан Ратушасында шәһәрнең яңа мактаулы гражданнарын хөрмәтләүдән башланачак. Быел алар – Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин һәм «Горводзеленхоз» идарәчесе Роза Җаббарова.

Иң көтеп алынган вакыйгаларның берсе – башкалада «Елмай» балалар паркын ачу. «Парк уникаль проект буларак уйланылган. Республикада аңа охшаш бер генә ял итү урыны да юк», – диде «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр мэры Илсур Метшин. Бу көнне биредә төрле остаханәләр һәм нәниләр өчен күргәзмәләр эшләячәк. Паркның ачылыш тантанасында Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә. Чара 10.00 сәгатьтә Кремль яр буенда була.

«Казан» гаилә үзәге янында республиканың төрле районнарыннан 45 пар гаилә корачак. Шулай ук биредә шәһәр халкын һәм кунакларын 13.00 сәгатьтә «Ике Кремль» мотофестиваленә көтәләр. Байкерлар колоннасын «Казан» гаилә үзәгенә таба маршрутта күрергә мөмкин булачак, ул Кремль, Карл Маркс, Вишневский урамнары, Универсиада проспекты, Профсоюз урамы һәм Кремль дамбасы аша узачак.

Республика көненең күпләр яраткан һәм көтеп алган чарасы – «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале сәгать 11дә Камал театры каршында башлана. Быел ул Татарстан һәм башка төбәкләрдән 1000нән артык танылган гармунчыны җыячак. Артистлар Камал театрыннан алып Бауман урамы аша Казан Кремленә кадәр гармун көйләре яңгыратачак.

Кабан күле буенда исә «Милли кием» халык костюмы фестивале, ярминкә, лекцияләр һәм экскурсияләр узачак. Казан Кремле янындагы «Я и есть Татарстан» үзмәшгульләр ярминкәсендә бөтен республикадан төрле продукция: азык-төлек товарлары, халык кәсепләре һәм сувенир продукциясе тәкъдим ителәчәк. Республика көненең тагын бер алыштыргысыз чарасы –  «Казан сөлгесе» фестивале. Анда 300дән артык җыр һәм бию коллективлары катнашачак. Ат чабышлары, сәнгать осталарының концерт программасы Казан ипподромында 14.00 сәгатьтә башлана. Яшьләр иҗаты белән танышасыгыз килсә, заманча татар мәдәнияте «ДәртФест» фестиваленә рәхим итегез. Быел ул иртәдән кичкә кадәр Казан Кремле территориясендә гөрләячәк.

Спорт белән шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр бар. Горький паркында җиңел атлетика кроссы, шахмат турниры, баскетбол, мини-футбол буенча ярышлар һәм йога буенча ачык дәрес узачак.

Бәйрәмнең төп концерты 17.30 сәгатьтә Казан гаилә үзәге янында башланачак.  Биредә 10 меңнән артык республика халкын һәм шәһәр кунакларын җыярга ниятлиләр. Мондагы сәхнәдә төп йолдызлар – танылган Россия җырчысы Дима Билан һәм «Братья Гримм» рок-төркеме булачак. Шушы ук урыннан кичке сәгать 10да бәйрәм салютын карарга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре