«Тынычлык, профессиональлек, коллектив эшкә омтылу – безнең хезмәткәрләрнең бу сыйфатлары сайлау алды чорында аеруча мөһим булачак», – дип белдерә ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.
Андрей Кондратьев Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек чорында территориаль сайлау комиссияләренең яңартылган составлары мөһим роль уйнаячагына игътибар итте. Татарстанда 65 территориаль сайлау комиссиясе төзелде, аларның рәисләре билгеләнде. ТР территориаль сайлау комиссияләренең яңа составларына 2026 елда Дәүләт Думасы депутатларын, 2029 елда республика Дәүләт Советы депутатларын, 2030 елда Россия Президентын һәм Татарстан Рәисен сайлауны оештырырга кирәк булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез