2025 елда Россиядә картлык буенча пенсиягә чыгучылар булмаячак, чөнки пенсия яшен арттыруның күчеш чоры гамәлдә. Бу хакта РАНХиГС эксперты Марина Солодовникова сөйләде, дип яза РИА Новости.
«2025 елда Россия халкы картлык буенча пенсиягә чыкмый, чөнки пенсия яшен арттыруның күчеш чоры быелга туры килә», – дигщн эксперт.
1967 елгы хатын-кызлар һәм 1962 елгы ир-атлар 2026 елда пенсиягә чыгачак.
Быел вакытыннан алда иминият пенсиясенә чыгу хокукы булганнар, инвалидлык һәм туендыручысын югалту, дәүләт тәэмин итүе буенча пенсиягә хокуклары булучылар, шулай ук Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләр пенсиягә чыга алачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез