Быел «РОСТКИ» форумында 10 меңнән артык кеше катнашачак

18-19 августта Казанда узачак «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумында 10 меңнән артык кеше катнашачак, дип көтелә. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.

– Соңгы мәгълүматларга караганда, илнең 59 төбәгеннән, дөньяның 32 иленнән катнашучылар теркәлде. Форумда 10 меңнән артык кеше катнашачак дип көтелә. Бу – узган ел дәрәҗәсендә, – дип белдерде ул.

Талия Миңнуллина әйтүенчә, әлеге җыен күрсәтмә буенча үткәрелми икәнен дә истә тотарга кирәк. «Анда катнашуга бәйле федераль күрсәтмәләр юк, ул ирекле», – диде Татарстан Инвестицион агентлык җитәкчесе.

Форум кысасында 100гә якын чара, шул исәптән, 70 эшлекле сессия узачак. Мәдәни һәм спорт чаралары үткәрү дә каралган. Аерым алганда, 17 августта Кабан күлендә «Кытай Сабан туе» узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре