Газетага язылу

Быел Шигырь бәйрәме Габдулла Тукай һәйкәле янында узачак

26 апрельдә Казанда Габдулла Тукайның туган көненә багышланган Шигырь бәйрәме узачак. Бу хакта «Татмедиа» МАХ-каналына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Чара 9:00 сәгатьтә, Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры янында башлана. Бу 1964 елдан бирле уздырылып килә торган традицияне яңартуның бер өлеше булачак.

Программада шагыйрьләр, яшь иҗат коллективлары һәм балалар проектлары чыгышы була. Бәйрәмне әзерләүдә «Казан утлары», «Мәгариф», «Идел», «Салават күпере», «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналлары редакцияләре катнаша.

Әлеге чараны, күпьеллык традицияне яңарту максатыннан, «Татмедиа» агентлыгы оештыра, диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре