“Бүген план 55 процентка үтәлде: гомуми мәйданы 82,8 мең квадрат метр тәшкил иткән 33 йорт файдалануга тапшырылды. Барлыгы 1659 гаилә тораклы булды. Республикада яшәүчеләрне уңайлы торак белән тәэмин итү “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты максатларына туры килә”, – диде ул.
Гөлзада Кычакова әйтүенчә, социаль ипотека программасы кысасында ремонт белән тапшырыла торган фатирларның бер квадрат метры базар бәясенә караганда күпкә кимрәк. “Мәсәлән, “Салават күпере” торак районында төзелгән соңгы йортларда торакның бер квадрат метры 124,1 мең сум тәшкил итте”, – диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез