Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнарын видеоконференцэлемтә буенча тоташтыру белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Быел гамәлгә ашырыла торган 34 социаль-мәдәни объектны капиталь ремонтлау программасының 33е төгәлләнгән. Медицина стационарларын ремонтлау республика программасына кергән 19 объектның 3се эшләнеп бетмәгән әле. Аның буенча үтәлеш 93% дип бәяләнә. Хисап атнасында ике объект тапшырылган – Саба районында һәм Казанда.
Узган ярты айда Кукмара районында ике объект һәм Казанда бер объект тапшыру белән «Мәдәният»тармагының 27 объектын төзү программасы төгәлләнгән.
Шулай ук Зеленодольск районында балаларны савыктыру лагерьларын капиталь ремонтлау программасы тәмамланган.
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы быел 42 муниципалитетта 911 торак объектны үз эченә ала. Гомуми үтәлеш 98% дип бәяләнә. Бүгенгә 33 муниципаль берәмлектә программа чаралары тулысынча төгәлләнгән. Подряд оешмалары соңгы ярты айда файдалануга тапшырган 13 муниципалитеттагы 40 объектны да кертеп, 798 йортта эшләр төгәлләнгән.
Барлык муниципаль берәмлекләр дә диярлек җылы бирү чорына әзерлек паспортлары алганнар. Әмма Казан һәм Азнакай районы әлеге паспортларны әлегә алмаган. Министр билгеләнгән срокларда Ростехнадзорның барлык кисәтүләрен бетерергә чакырды, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат үзәге.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез