Газетага язылу

Быел студентлар отрядларына икътисадчы, хисапчыларны җәлеп итә башлаячаклар

Бүген – Россия Студент отрядлары көне. Соңгы дүрт елда Татарстан студентлар отрядлары җитештерү юнәлешенә өстенлек бирә.

Нәтиҗәләр шаккаттыра: былтыр республикада 16 меңгә якын студентны эшкә урнаштырганнар. Шуларның 4 меңе оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә эшләгән. Бу хакта республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Василий Ислаев Татарстан Министрлар Кабинетында Россия студентлар отрядлары көненә багышланган брифингта сөйләде.

Быел студентлар отрядларга беренче тапкыр күпләп икътисадчы һәм хисапчыларны җәлеп итә башлаячаклар.  Тагын бер яңалык  – фәнни отрядлар. Казан дәүләт энергетика университеты базасында «Турбопиш» дигән беренче отряд төзелгән. Яшьләр энергетика машина төзелеше өчен тикшеренүләр алып баралар,  мәктәп укучылары белән проектлар әзерлиләр.  Иң мөһим бурыч – һөнәри белем бирү. Быел 81 эшче белгечлеге буенча кимендә 5 мең кешене укытырга планлаштыралар. Гаризалар республиканың 18 районындагы 39 уку йортыннан кергән. Бу студентлар өчен бушлай уку һәм аларга  эшче һөнәре алырга мөмкинлек бирә.

–Яңа юнәлешләрне без яңа һөнәрләр дип атыйбыз. Җитештерү өлкәсендә өйрәнәсе һөнәрләр күп әле. Электр монтажчыдан алып, фәнни-техник үзәкләрдәге эшләргә кадәр. Без фәнни җитештерүгә игътибар бирәчәкбез, –диде Василий Ислаев. 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре