Беренче тапкыр акция 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре һәм креатив татар активистлары форумы инициативасы белән үткәрелде. Башта ул Татарстанда һәм берничә төбәктә генә узган булса, бүген инде акция 26 илдә һәм Россиянең 73 төбәгендә яшәүче милләтәшләребезне берләштерә.
Казанда да ул берничә мәйданчыкта узачак. Төп мәйданчык – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы (Татарстан ур., 2 йорт). Диктант язарга теләүчеләрне 10:00 сәгатьтә көтеп калалар. Якынча 150-200 кеше катнашыр, дип көтелә.
Шулай ук диктантны онлайн форматта diktant.tatar рәсми сайты аша да язарга мөмкин. «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, шулай ук акциянең рәсми сайтында да трансляцияләнәчәк. Сайтта картадан үзегезгә уңайлы булган мәйданчыкны да сайлап алырга мөмкин.
«Бөтендөнья татар конгрессы 2026 елны Тукай елы дип игълан итте. Россиядә, чит илләрдә дә бу уңайдан күпсанлы чаралар уза. «Татарча диктант» акциясен апрельгә күчерүебезнең дә сәбәбе шул. Гадәттәгечә, 3 төрле текст биреләчәк. Алар барысы – Тукай әсәрләре», – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез