Газетага язылу

Быел Татарстан Республикасы клиник хастаханәсендә 41 кешегә бавыр күчереп утыртканнар

Ел башыннан республика клиник хастаханәсендә 41 бавыр трансплантациясе уздырганнар. Бу хакта бүген «Татар-информ»да бавыр авыруларын профилактикалау атнасына багышланган матбугат конференциясендә Республика клиник хастаханәсенең 2 нче хирургия бүлеге мөдире Ленар Җиһаншин сөйләде.

«Бавыр трансплантациясе программасы 2018 елның декабрендә актив эшли башлады. Беренче елда 13 бавыр трансплантациясе үткәрелгән. Моңа кадәр елына якынча бер трансплантация үткәрелгән. Елдан-ел операцияләр саны һәм аларның сыйфаты артты. Узган ел без 70 трансплантация башкардык. Бу – төбәк дәрәҗәсе өчен шактый зур сан. Быел 41 бавыр күчереп утырту башкарылган», – дип хәбәр итте ул.

Татарстанда бавыр циррозы булган пациентларга ярдәм күрсәтү буенча пилот проекты гамәлгә ашырыла. Программа хроник бавыр авыруларының циррозга кадәр үсү куркынычын киметүгә, хәвеф-хәтәр факторларын ачыклау, диагностиканы һәм диспансер күзәтүен камилләштерү исәбенә цирроздан үлүчеләр санын киметүгә юнәлдерелгән, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре