Татарстанда яшәүчеләр электрон паспортны 2022 елда ук ала алачак. Бу хакта Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев хәбәр итте.
- Россиядә электрон паспортларны гамәлгә кертү турындагы Президент указы проектын килештерү нәтиҗәләре буенча, Татарстан өч сынау төбәге арасында калды, агымдагы ел ахырында паспортларны бирә башларга ниятлибез, — диде ул.
Электрон паспортны өч төбәктә - Татарстан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә бирә башлаячаклар. Элегрәк документны 2023 елдан бирә башларлар дип фаразланган иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез