Газетага язылу

Быел Татарстанда 1,5 миллион кеше диспансеризация үткән

Татарстанда авыруларны профилактикалау һәм иртәнге стадияләрендә ачыклау системасын үстерү дәвам итә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юлламасында белдерде.

Республика клиник хастаханәсен комплекслы модернизацияләү кысасында Казанда амбулатор онкология ярдәме һәм чирне иртәнге стадияләрендә ачыклау үзәге булдырыла. Ул куркыныч авыруларны иртәнге стадияләрендә үк билгеләү мөмкинлеге бирәчәк.

“Эшебезнең  нигезе – профилактика”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, быел  гына да диспансеризациягә 1,5 млн кеше җәлеп ителгән, 40 меңнән артыграк чир очрагы ачыкланган. Еракта яшәүчеләр дә мобиль медицина комплекслары ярдәмендә тикшеренү узу мөмкинлеге алган. Һәр өч кешенең берсенә өстәмә диагностика буенча киңәшләр еирелгән, якынча 1 мең кеше вакытында хастаханәгә озатылган. Киләсе елда Татарстанда диспансеризация эше дәвам итәчәк. Яшьләрнең репродуктив сәламәтлеген саклау өстенлекле юнәлеш булачак.

Моның өчен ведомствоара хезмәттәшлекне көчәйтү планлаштырыла. Моннан тыш, республикада өлкәннәр өчен ике өстәмә сәламәтлек үзәге һәм “Сәламәт озын гомер медицинасы” үзәге ачу планлаштырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре