«Республикада төзелеш эшләренең күләме югары дәрәҗәдә саклана. 2025 ел йомгаклары буенча ул 1 триллион сум тәшкил итте. Татарстан бишенче ел рәттән елына 3 миллион квадрат метрдан күбрәк төзи. Быелга план – 3 миллион 175 мең квадрат метр торак төзү», – диде Алексей Песошин.
Аның әйтүенчә, трамакта мөһим бурыч – торак сатып алу мөмкинлеген тәэмин итү. «Туучылар саны кимегән шартларда нәкъ менә торак сәясәте гаилә сәясәтенең бер чарасы буларак эшләргә тиеш», – диде Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе.
Алексей песошин әйтүенчә, төп ставканың югары булуына һәм ипотека программаларында катнашу шартларының үзгәрүенә бәйле рәвештә, төзелеш материаллары бәясенең артуы – торак төзелеше күләменең тотрыклылыгы һәм түләү сәләте мәсьәләләренә зур игътибар таләп итә. «Сатылмаган торак күләме артып китүгә һәм төзелеш оешмаларының банкротлыкка чыгуына юл куймас өчен, төзүчеләрнең чыгымнарын киметү юлларын эзләү һәм проектларны эшләтеп җибәрүне тизләтү буенча эшне дәвам итү мөһим», – диде Премьер-министр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез