Быел Татарстанда 8 меңнән артык кеше Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйган

Республикада ел башыннан бирле 8 меңнән артыграк кеше Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе Андрей Козлов шул хакта сөйләп үткән.

“Агымдагы елда махсус хәрби операциядә катнашу өчен 8 меңнән артыграк кешене контракт буенча хәрби хезмәткә озаттык инде. Шактый ук зур сан бу. Оборона министрлыгы билгеләгән бурычны графиктан алданрак үтәп киләбез”, – дип билгеләп үткән ул.

Аның әйтүенчә, Татарстанда контрактка кул куючы хәрбиләр асылда Үзәк хәрби округы хәрби частьләренә хезмәт итәргә җибәрелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре