Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы быел авылларны үстерү буенча кайбер проектларны гамәлгә ашыра. Эшләр “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысасында башкарыла.
Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә караганда, бу максатка барлыгы 3,09 миллиард сум каралган. Шуның 2,37 миллиарды – федераль казна, 556,1 миллионы – Татарстан казнасы һәм 163,6 миллион сумы – бюджеттан тыш чыганаклар хисабына.
Акча торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, физкультура өлкәләрендә 19 объектны төзү, реконструкцияләү һәм капиталь төзекләндерүгә, шулай ук мәйданчыкларны, инфраструктура объектларын төзекләндерү буенча 4 проектны гамәлгә ашыруга тотылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез