Быел Татарстанда елгаларның гадәттәгедән 19-20 көнгә алданрак боздан арчылуы көтелә

“Күперләр астындагы бозга керү аеруча зур хәтәр белән яный. Бозның бу өлеше хәтта кышын да катып җитми чөнки. Шулай ук кечкенә елгаларда бозның алданрак кузгалуын күзәтәбез. Кызганычка, боз астына китүчеләр дә бар инде”, – дип сөйләп үткән Россия МЧС Татарстандагы Баш идарәсе су объектларында кешеләрнең иминлеге бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова.

Узган ел азагыннан бүгенгә кадәр республикада 9 кеше боз астына китеп һәлак булган. Гадәттә бозга махсус техникада керүче кешеләр шундый фаҗигагә юлыга.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре