Быел Татарстанда йортларны капиталь төзекләндерүгә 6 миллиард сум чамасы бирелә

Узган елдагыга караганда 2,2 миллиард сумга кимрәк сан бу.
2025 елда Татарстанда күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерүгә 5,9 миллиард сум биреләчәк. Узган елдагыга караганда 2,2 миллиард сумга кимрәк сан бу. Республика Премьер-министры Алексей Песошин бу җәһәттән карарга кул куйган.

Документта төбәк операторы республикада күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерүнең төбәк программасын гамәлгә ашыру өчен тотарга мөмкин булган акча күләме билгеләнгән. Финанслау күләме 2024 елдагы белән чагыштырганда 27 процент чамасы кимегән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" "Государственная программа"и "Развитие физической культуры и спорта" "Физик культура һәм спортны үстерү" и "дәүләт программасы"

Көн хәбәре