Быел Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә 73 кеше һәлак булды

2025 ел башыннан Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтләрендә 73 кешенең гомере өзелгән.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов әйткән.

Бүген матбугат очрашуында алҗыган хәлдә транспорт белән идарә иткәнлектән чыккан аварияләр турында сүз барды.

«24нче апрельгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, 754 юл һәлакәтендә 73 кеше вафат булган, 947 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган», - диде Дамир Бикмөхәммәтов.

Ул, бигрәк тә, балалы гаиләләрнең куркынычсызлыкны кайгыртмауларын ассызыклады. «Балалар белән ял итәргә баргансыз икән, ник төнгә каршы юлга чыгарга кирәк инде?! Иртән, ял иткәч тә, кузгалырга була бит юлга» - ди белгеч.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре