Газетага язылу

Быел Татарстанда кемнәрнең пенсиягә чыга алуын аңлаттылар

Агымдагы елда Татарстанда яшәүчеләрнең бер өлеше картлык буенча иминият пенсиясе рәсмиләштерә алачак.

“Татар-информ” бу мөмкинлектән кемнәрнең файдалана алачагын белешкән. Россиядә 2019 елда башланып киткән пенсия реформасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Күчеш чоры 2028 елда тәмамлана. Моңа кадәр лаеклы ялга чыгу яше акрынлап арттырыла. Реформа төгәлләнгәннән соң хатын-кызларның барысы да – 60 яшьтә, ир-атлар – 65 яшьтә пенсиягә чыгачак. 2026 елда кемнәр иминият пенсиясен рәсмиләштерә алачак? 1962 елда туып,  64 яшькә җиткән ир-атлар, шулай ук 1967 елда туып, 59 яшькә җиткән хатын-кызлар пенсиягә чыгачак. Моннан тыш закон нигезендә вакытыннан алда пенсия билгеләү күздә тотылган очракларда пенсия билгеләнәчәк.

Социаль пенсиягә кемнәр чыга? Хезмәт стажы яки пенсия баллы җитмәү сәбәпле иминият пенсиясенә дәгъва кыла алмаганнар социаль пенсия рәсмиләштерергә мөмкин. 69 яше тулган 1957 елгы ир-атлар һәм 64 яше тулган 1962 елгы хатын-кызлар социаль пенсиягә чыга алачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре