МАХ, аралашу өчен мессенджер гына булып калмыйча, бик күп файдалы сервислы тулы кыйммәтле цифрлы платформага әйләнә. Цифрлы урнашу системасын гамәлгә кертү кунакларга кәгазь документларсыз гына теркәлү, номер ачкычын алу мөмкинлеге бирәчәк. Бу исә кунакханәгә урнашуны гадиләштерәчәк, отель персоналының эшен җиңеләйтәчәк.
Кунакханәгә цифрлы урнашуның бернинди дә авырлыгы юк: кунакның МАХ мобиль кушымтасы урнаштырылган булырга һәм ул, кунакханәгә килгәнче, мессенджер аша теркәлгән булырга тиеш.
Кунакханәләргә исә сервисны эшләтеп җибәрү өчен онлайн-теркәү сервисын урнаштырырга, МАХта кунакханәнең авторизацияләнгән чат-ботын, ЕСИАга керү мөмкинлеген булдырырга, теркәү стойкасын цифрлы IDны уку җайланмасы белән тәэмин итәргә кирәк.
Кунакханәләрне цифрлы урнашу сервисына тоташтыру өчен тәфсилле инструкцияләр «Информация по подключению сервисов МАХ» бүлегенә урнаштырылган.
МАХ мөмкинлекләреннән файдалану «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты бурычларыннан берсен – цифрлы сервисларны үстерү һәм туристлык хезмәтләре мөмкинлекләрен үстерү бурычын хәл кылуга ярдәм итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез