Газетага язылу

Быел Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 150,6 мең квадрат метр торак тапшырылган

Татарстанда 2025 ел башыннан «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында социаль ипотека буенча 150,6 мең квадрат торак төзелгән һәм файдалануга тапшырылган.

Төзелеш Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына башкарылган.
Иң күп яңа торак йортлар Казанда (9) һәм Чаллыда (5) төзелгән. Алар барысы да файдалануга әзер һәм тулысынча инженерлык коммуникацияләре белән җиһазландырылган.

2025 елда барлыгы 161,7 мең квадрат метр гомуми мәйданлы 35 йорт төзү планлаштырыла. Бүгенге көндә планның 93 проценты үтәлгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре