Быел Татарстанда сөтнең артуы күзәтелә: 9 ай эчендә миллион ярым тоннага якын сөт савылган

Быел 9 айда Татарстанда 1 млн 405 мең тонна сөт савылган. Бу узган елның шул ук чорыннан 5 процентка күбрәк. 

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, алдынгылар арасында – Әтнә, Мамадыш, Минзәлә, Кукмара районнары. Үсешнең 78 процентын алар тәэмин итә. Болар – заманча сөтчелек комплексларында алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү дәрәҗәсе югары булган районнар. Шул ук вакытта 15 районда сөт саву күрсәткечләре түбән.

Быел Татарстанда 2576 башка исәпләнгән 7 сөт комплексы сафка басты. Хәзерге вакытта 22 мең сыерга исәпләнгән 23 инвестиция проекты гамәлгә ашырыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре