– Быел тычкан бизгәгенең 372 очрагы теркәлде. Узган ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк бу. Әмма күп еллык күрсәткечләрдән артык түгел, – дип белдерде Татарстан буенча Роспотребназдзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Бакча һәм дачаларны кышка калдырып киткәндә тирә-якны чистарту, җыештыру, чүпләрдән арынуны да кайгыртырга киңәш итә белгечләр. Чүп һәм яфрак өемнәре астында кимерүчеләр бик рәхәт кышлый. Киңәш ителгән препаратлар белән йә дезинфекция ясаучы махсус оешмалар ярдәмендә бакча йортларын эшкәртергә кирәк. Шулай иткәндә киләсе язны мөмкин кадәр куркынычсыз каршыларга була.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез