Газетага язылу

Быел торак бәяләренең ничек үзгәрәчәген аңлатканнар

Россиядә ел азагына кадәр торак бәясе үзгәрмәячәк. Фәкать икенчел базардан адреслы ипотека рөхсәт ителгән төбәкләрдә генә бәя үсәргә мөмкин. Россия Риелторлар гильдиясе вице-президенты Константин Апрелев “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Минемчә, бәяләр тотрыклы булып калачак. Бәя үсү яки кимүгә таба бернинди дә үзгәрешләр булмаячак. Ник дигәндә, ихтыяҗ юк – төп ставка бик югары, ә ипотеканы нык чикләделәр. Сату-алу башлыча ипотекасыз гына булачак. Фәкать адреслы ипотека буенча гына алыш-бирешләр артырга мөмкин. Шуңа күрә икенчел базардан адреслы ипотекадан файдалануга рөхсәт ителгән төбәкләрдә генә ел дәвамында торак бәясенең 10-15 процентка кйммәтләнүе бар”, – дип билгеләп үткән белгеч.
Аның әйтүенчә, Үзәк банк төп ставканы киметкәнче, күчемсез милек бәясе үзгәрмәячәк.
“Төп ставкада үзгәрешләр башлангач кына – ә алар, минемчә, көз башыннан башланырга мөмкин – күчемсез-милек белән алыш-бирешләр берникадәр артырга мөмкин”. – дигән Апрелев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре