Быел Түбән Камада илкүләм проект буенча яңартылган тәүге ишегалды ачылачак

Бүген – 10 июльдә Түбән Камада “Безнең ишегалды” республика программасы кысасында быел яңартылган тәүге ишегалдын ачу тантанасы узачак. Бәйрәм чарасы Кайманов урамындагы 18нче йорт ишегалдында үткәрелә.

Бәйрәм кунакларын бик бай программа: мастер-класслар, балалар өчен уен зоналары, китап күргәзмәләре, иҗат коллективлары чыгышлары, күршелек элемтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән башка чаралар көтә.

Бәйрәм “Татарстанда җәй” республика проекты кысасында уза. 17.00 сәгатьтә башлана.

2020 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән “Безнең ишегалды” программасы кысасында бөтен республика күләмендә 5 174 ишегалды төзекләндерелгән. Нәтиҗәдә 1,5 миллион чамасы кешенең, шул исәптән 300 меңнән күбрәк баланың тормыш сыйфаты яхшырган.
Моннан тыш 18.00 сәгатьтә “Гаилә” паркында “Керәшен дигән халык бар” III керәшеннәр фестивале башлана.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" "Государственная программа"и "Развитие физической культуры и спорта" "Физик культура һәм спортны үстерү" и "дәүләт программасы"

Көн хәбәре