Газетага язылу

Быелгы җәй милли һәм мәдәни проектларга бай булачак

Бүген Казанда татар телен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән милли-мәдәни проектлар һәм чаралар гамәлгә ашырыла. Алар арасында «Алмаш» гаилә проекты, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләре сезоны, «Җырлы сишәмбе» яңа вокаль проекты һәм башкалар бар. Иң мөһиме алар барысы да шәһәр халкына һәм башкала кунакларына ошый

. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбедә» киңәшмәсендә Казан башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.

Икенче ел рәттән җәйге сезонны «Алмаш» гаилә проекты ачып җибәрде. Сер түгел, проект татар телендә сөйләшүче һәм телне көндәлек гаилә тормышына кертергә омтылучы гаиләләрнеберләштерүгә юнәлдерелгән. Биредә катнашучыларөчен мастер-класслар, интерактивлар, балалар һәм ата-аналар өчен уеннар оештырылды.

– Киләчәктә бу форматны үстерергә җыенабыз. «Алмаш» ны гаиләләр, белгечләр һәм медиа өлкәсе вәкилләре очрашулары өчен даими шәһәр мәйданчыгы итеп билгеләргә телибез, – диде спикер.

Казан мэры Илсур Метшин үз чиратында, безнең милли-мәдәни проектлар-хисап өчен үткәрелгән күңел ачу чаралары гына түгел, бу безнең үз телебезне, үз тамырларыбызны һәм шул ук вакытта күршеләребез мәдәниятен саклауның бер өлеше, - дип ассызыклап узды. «Фестивальләрнең меңнәрчә аудиториясе бар, шул чараларны күрергә дипКазанга бөтен илебездән кунаклар килә. Төрле проектлар Татарстан башкаласының уникаль мәдәни кодын, шәһәр халкының хис-кичерешләрен формалаштыра. Шуны да онытырга ярамый, башка милләт вәкилләре дә Казанга карый. Күпләр үрнәкала. Казан чит илләрдә яшәүче барлык татарлар өчен Мәккә кебек. Милли республикабыз алдындагы бөтен җаваплылыкны аңлап, эшебезне нәкъ менә шушы юнәлештә дәвам итәргә телибез» - диде ул. 

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләре үз эшен быел4 июнь көнне башлады. Исегезгә төшерәбез, Казан халкы 2021 елдан бирле һәр пәнҗешәмбе көнне башкала үзәгендә биергә җыела. «Быел проектныүткәрү урынын үзгәрттек. Хәзер Г.Камал театры артындагы амфитеатрда очрашабыз. РоссиядәХалыклар бердәмлеге елын бәйрәм итү уңаеннанбез программаны киңәйтергә булдык. Дәресләрдә Идел буе халыкларының биюләре дә өйрәнеләчәк.Киләсе дәрес 2 июльдә булачак», - дип сөйләде Сәгыйтова. Быелгы сезон август ахырында «Бию көрәше» конкурсы белән тәмамланачак икән.Җиңүчеләрне жюри да, тамашачылар да сайлапалачак. 

Гүзәл Сәгыйтова шулай ук яңа проект – «Җырлы сишәмбе» турында да әйтте. Оештыручылар сүзләренчә, бу, асылда, гитарада уйнарга яратучылар җыелу урыны. Беренче очрашу 23 июньдә Милли китапханә янындагы амфитеатрдаузган һәм казанлылар арасында популярлык казанган. Проектның кураторлары Булат Шәймиһәм җырчы Эльмира Шәрипова белән бергә кунаклар татар халкының яраткан җырларын, гитара һәм укулеледа уйнап башкара. Беренче очрашуда татар музыкасын яратучы 300 кеше катнашкан. Киләсе «Җырлы сишәмбе» исә 7 июль кичендә шул ук урында була. 

Матур гадәт буенча июль һәм август айларындаМ.Горький исемендәге парк Идел буе халыкларыгореф-гадәтләрен берләштерүче мәйданчыкка әйләнә.

15 июльдә «Тормыш агачы» фестивале оештырыла.Быел ул Идел буе халыкларының традиционмәдәниятендәге су темасына багышланачак. Кунакларны мастер-класслар, спорт ярышлары, Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл фольклор коллективлары күргәзмәләре һәм чыгышлары көтә.Бәйрәм чараларыннан тыш, «Тормыш агачы»проекты белем бирүне дә үз эченә ала. Әйтик, май аенда мәдәният йортлары хезмәткәрләре өчен семинар узган. «Без Идел буе халыкларын – Чувашия, Марий Эл, Удмуртия, Мордовия, Башкортстаннан килгән кадерле күршеләребезне – «Итиль» һәм «Тормыш агачы» фестивальләрендә берләштерәбез. Бу безнең Россия халыкларыбердәмлеге елына керткән өлешебез», - дип билгеләде Илсур Метшин.

Алтынчы «Итиль» яңа этник мәдәният фестивале исә 9 августка билгеләнгән. Биредә буыннар арасындагы өзелмәс элемтәне һәм төбәк халыкларының мәдәни бердәмлеген күрсәтергәҗыеналар. Оештыручылар һөнәрчеләр һәм эшмәкәрләрне фестиваль ярминкәсендә катнашырга чакыра. Гаризаларны 30 июньгә кадәр тапшырырга мөмкин.

«Апуш» студиясендә тәрбияләнүче балалар быел да «Күзлек» театр лабораториясен үткәрергә әзерләнә. 13-24 августта Казанның «Санта Регина» балалар лагеренда (Боровое Матюшино бистәсе) «Күзлек»театр лабораториясе узачак. Смена дәвамында – Апуш студиясендә тәрбияләнүчеләр һәм Казан мәктәп театр коллективлары укучылары Фатих Әмирхан һәм Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча сәхнә эскизлары буенча эшләячәкләр. Иң яхшы иҗади эскизлар Казандагы фестиваль кысаларында зур сәхнәдә күрсәтеләчәк. 

Шулай ук 2021 елда нигез салынган «Үз телем»грантлар конкурсы быел да үз эшен дәвам итә.Иртәгә, 30 июньдә, гаризалар кампаниясе тәмамлана. Конкурс Туган телләрне һәм милли мәдәниятләрне саклау буенча яшьләрнең инициативаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш бүгенге көндә «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр драматургиясенең икенче конкурсына гаризалар кабул итү бара. Конкурстакатнашу өчен пьеса тексты белән гаризаны 1 октябрьгә кадәр электрон почтага mailto:konkurskazan@mail.ru адресы буенча җибәрергә кирәк. Казан мэры Илсур Метшинассызыклаганча, балалар һәм яшүсмерләр өчен яңа җырлар язарга, татар телендә мобиль кушымталар төзергә кирәк. «Яшь җәмәгать эшлеклеләре, авторлар, драматурглар өчен мондый конкурслар – безнең яктан ярдәм итү формасы. Без моны системалы һәм аңлы рәвештә эшлибез һәм алга таба моңа зур игътибар бирәчәкбез», – диде шәһәр башлыгы.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре