Җәйге каникул вакытында Татарстаннан 167 меңнән артык бала ялның барлык төрләрендәге 1618 оешмада ял итте. Кара диңгез буенда урнашкан дүрт балалар лагеренда (Анапа, Кырым) 6190 кеше ял итте.
35487 кешегә бушлай ял оештырылды, алар арасында төрле категорияле: авыр тормыш хәлендә калган балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар, сәләтле балалар бар.
ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сәламәтләндерү кампаниясен оештыру ведомствоара эш булуын ассызыклады: «Җәйге сезон дәвамында Роспотребнадзор, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия хезмәткәрләре, ведомствоара комиссия әгъзалары белән берлектә, лагерьларга атна саен чыгып, балаларның комплекслы имин ялын тәэмин итү өчен даими мониторинг алып бардык. Уңайлы, лаеклы яшәү шартларыннан тыш, сменаларның эчтәлегенә аерым игътибар бирелде. Шулай итеп, смена программалары төрле юнәлешләрне үз эченә алды: спорт, иҗат, мәгариф, тел, патриотизм һәм башкалар».
Татарстан Республикасы лагерьларында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар һәм сменалар узды. Мәсәлән, «Патриот» республика үзәгендә, «Чайка», «Дзержинец» лагерьларында гражданлык-патриотик юнәлешле сменалар оештырылды. Шулай ук, һәр лагерьда Бердәм эш көннәре – Россия көне, Хәтер һәм кайгы көне, РФ Дәүләт флагы көне, Республика көне һ.б. узды. Балаларны сәламәтләндерү лагерьларында узган сменалар кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар үтте.
Профилактика темасына да аерым игътибар бирелә. Узган җәйге каникуллар дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләре, янгын куркынычсызлыгы, цифрлы куркынычсызлык, терроризмга һәм экстремизмга каршы тору, наркомания профилактикасы буенча төрле мастер-класслар узды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез