Саллы һәм гадел бәйге. Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үткәрелгән бәйге әдәби мәйданда әнә шул ягы белән кызыксыну уятты. Быелгысына да нәтиҗәләр ясар чак җитте. «Татмедиа» агентлыгында жюри әгъзалары 9 номинация буенча җиңүчеләрне билгеләделәр.
Республикада үткәрелгән әдәби бәйгеләр, саный китсәң, бик күп. Ә мондые берәү генә. Чөнки бу – ябык бәйге, катнашучыларның исемнәре ахырга кадәр сер булып кала (әсәрләр тәхәллүс белән имзалана). Акчалата премиянең күләме белән дә аерыла ул. Иң саллы – «Роман» номинациясендә җиңүчеләрне 500000 сум (1 урын), 400000 сум (2 урын) һәм 300000 сум (3 урын) күләмендәге акчалата бүләкләр белән сөендерәчәкләр. Гомуми күләме – 3 миллион 895 мең сум.
Быел конкурска былтыргыга караганда күбрәк – 1652 эш килгән. Беренче тапкыр уздырылган бәйгедә барлыгы 1470 эш булган. Тугыз номинация буенча җиңүчеләрнең исемнәре язылган конвертлар бүген ачылды. Роман язучыларның кем булуы әлегә билгеле түгел. Аларын февраль аенда беләчәкбез.
Конкурс комиссиясе әгъзасы, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин сүзләренә караганда, бәйгегә тәкъдим ителгән әсәрләрнең күпчелеге шигырь, поэма, повесть жанрына карый. Ә менә хикәяләр азрак икән. «Әдәбиятта кыска, затлы хикәяләргә кытлык бар», – диде язучы.
Әдәбият белгече, жюри әгъзасы Дания Заһидуллина мондый зур масштаблы әдәби бәйге үткәрелү татар әдәбиятын яңа биеклеккә күтәрү көченә ия дип саный.
– Әлеге бәйгенең максаты – әдәбиятка күбрәк кешене, бигрәк тә яшьләрне тарту. Әдәбиятка үз өлешен кертүчеләр, үз яңалыгын алып килүчеләр күбрәк булсын иде, – диде ул.
Сүз уңаеннан, Дания Заһидуллина тәкъдиме буенча быел бәйгегә кертелгән «Әдәби тәнкыйть» номинациясенә 16 эш килгән.
– Әдәби тәнкыйть өлкәсе аксый, дип гел зарланабыз. Бу жанрга кызыксындыру уяту, стимул бирү бик кирәк, – дигән иде бу хакта Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.
Хәзер инде нәтиҗәләргә күчик.
Узган елны кебек үк, бәйге ачышларга бай булган. «Конкурсның бер үзенчәлекле ягы – беркем белмәгән кешеләрнең югары урыннарны алуы». Бусы да – бәйгенең жюри рәисе Ркаил Зәйдулла сүзләре. Яңа исемнәрдән, әйтик, Балтачтан Рәҗәп Бәдретдинов, Чаллыдан Гөлсәрия Басыйрова, Түбән Камадан Гөләндәм Галиева, Башкортстаннан Фатыйма Гыйльметдинова, Фәүзия Галимуллина, Лилия Хөснетдинова. Димәк, быел да өметләр акланган булып чыга.
Җиңүчеләр арасында узган елны берничә номинациядә җиңгән Лилия Гыйбадуллина, татар әдәбиятына «Үтте инде» повесте белән килеп кергән Наилә Харисова да (Әгерҗедән) бар. Таныш исемнәр дә шактый. Әйтик, Марат Кәбиров, Рафис Корбан, Айзирәк Акчура, Айгөл Әхмәтгалиева, Хәбир Ибраһим һәм башкалар.
Барлык җиңүчеләр 21 февральдә – Халыкара туган тел көнендә тантаналы чарада бүләкләнәчәк.
Бәйге җиңүчеләре
«Повесть»:
I урын – Фирдүс Гыймалетдинов.
II урын – Марат Әмирханов.
III урын – Лилия Гыйбадуллина.
«Хикәя»:
I урын – Айзирәк Акчура (Төркия).
II урын – Рәҗәп Бәдретдинов (Балтач).
III урын – Наилә Харисова (Әгерҗе).
«Поэма яки шигырьләр шәлкеме»:
I урын – Ләис Зөлкарнәй.
II урын – Мөнир Вафин (Башкортстан).
III урын – Гөлсәрия Басыйрова (Чаллы).
Поэма яки шигырьләр шәлкеме (балалар һәм үсмерләр әдәбияты):
I урын – Рафис Корбан.
II урын – Айгөл Әхмәтгалиева.
III урын – Галимҗан Гыйльманов.
«Повесть» (үсмерләр әдәбияты):
I урын – Айгөл Әхмәтгалиева.
II урын – Марат Кәбиров.
III урын – Лилия Гыйбадуллина.
«Хикәя» (үсмерләр әдәбияты):
I урын – Ләлә Гыймадиева.
II урын – Гөләндәм Галиева (Түбән Кама).
III урын – Илсөяр Иксанова.
«Хикәя» (балалар әдәбияты):
I урын – Фатыйма Гыйльметдинова (Башкортстан).
II урын – Лилия Фәттахова.
III урын – Галимҗан Гыйльманов.
«Кыска драма әсәрләре, скетчлар» (балалар әдәбияты):
III урын – Фатыйма Гыйльметдинова (Башкортстан).
«Әдәби тәнкыйть, рецензия»:
I урын – Лилия Хөснетдинова.
II урын – Фәүзия Галимуллина.
III урын – Хәбир Ибраһим.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез