Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова әйтте. “Ел башыннан бирле Татарстандагы су объектларында 41 кеше һәлак булган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 19 процентка кимрәк”, – диде ул. Регина Гаязова әйтүенчә, быелгы су коену сезоны башланганнан бирле республикада 28 кеше батып үлгән. “Узган елның шушы ук чорында 33 кеше һәлак булган”, – диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез