Татарстан игенчеләренең быелгы уңышы 5 миллион тоннадан артып китте.
Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде. Урак акрынлап ахырына якынлаша. Әтнә һәм Нурлат районнары бөртеклеләрне урып-җыю эшен төгәлләде инде. 9 районда уңыш гектарыннан 40 центнердан күбрәк чыга. Җыеп алынган уңыш күләме буенча Татарстан илнең көньяктагы төбәкләре – Ростов, Краснодар, Воронеж һәм Ставропольдән генә калыша.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез