2023 ел азагында республикада эшсез статусына ия булган 4830 кеше исәпләнгән. Бу 2022 елга караганда 41,3 процента азрак. Татарстанстат әзерләнгән Татарстан Республикасының социаль-икътисади хәле турындагы доклад мәгълүматлары әнә шуны күрсәтә.
2023 елның июль-август айлары белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 8,1 процентка кимегән.
Тулаем алганда, ТР мәшгульлек хезмәтләрендә исәптә торучы эшсезләр саны 5730 кеше тәшкил иткән, бу 2022 ел ахыры белән чагыштырганда 42 процентка азрак.
Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин быелның башында илдә эшсезлек буенча тарихи минимумның чираттагы мәртәбә яңаруы турында белдерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез