«Безнең Чабаксар шәһәренә Украина Кораллы көчләренең пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итте. Нәтиҗәдә, ике торак йортка зыян килгән. Шулай ук ике кеше зыян күргән, аларның берсе – яшүсмер. Зыян күрүчеләрнең барысына да оператив рәвештә медицина ярдәме күрсәтелде һәм күрсәтелә», – дип язган Чувашия башлыгы Олег Николаев Телеграм-каналында.
Хәзерге вакытта хәл тулысынча контрольдә, пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы юк, дип белдерде төбәк башлыгы.
Саклану министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган төндә Россия төбәкләрендә Украинаның 33 пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән. Моннан тыш, Татарстан Республикасында 03:06 сәгатьтән 05:50 сәгатькә кадәр пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә булды. Республика аэропортларында чикләүләр кертелү турында хәбәр ителмәде, дип яза «Татар-информ».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез